Азнакайда «Ел укытучысы – 2027» бәйгесенең муниципаль этабы узды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда «Ел укытучысы – 2027» бәйгесенең муниципаль этабы узды

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Ел укытучысы – 2027» бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 13 укытучы катнашты.

Педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, заманча укыту алымнары һәм методик табышлары белән таныштырдылар.

Чара укытучыларның һөнәри үсешенә, иң яхшы педагогик тәҗрибәне таратуга һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итте.

Чыганак : Азнакай район Советы матбугат хезмәте

 


Нет комментариев