Карамалы авылында — Әниләр бәйрәме
МӘДӘНИЯТ

Карамалы авылында — Әниләр бәйрәме

Авыл Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бик җылы кичә узды

Бәйрәмдә авылның әни-әбиләре, шәһәрдән килгән кунаклар да катнашты. Бәйрәмгә килүчеләрне район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова, Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов, Таллы Бүләк хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллиннар тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерделәр.

Концерт программасы бик бай булды. Азнакай шәһре Мәдәни үзәгеннән килгән Камил Галимов җитәкчелегендәге «Сүнмәс ялкын» фольклор коллективы җырлы-биюле уеннар белән бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрде. Альбина Исламованың мөнәҗәтләр әйтүе, Миләүшә Рәшитованың җырлары, ветеран-артистларыбызның чыгышлары... барысы да тамашачыларның алкышларына күмелде.

Авылдашлары, шагыйрә Җәүһәрия Шәрипованың Татарстан китап нәшриятында басылган «Сөенеч» китабы чын мәгънәсендә кичәдә сөенче, сюрприз булды. Бусы инде шагыйрәнең җиденче китабы. Яңа китап белән авылдашларны китапханә мөдире Налия Наил кызы Ибраһимова таныштырды. Авылдашлар шагыйрәгә иҗат уңышлары теләделәр, балалар күңелен җәлеп итәрдәй матур, эчтәлекле шигырьләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Бу бәйрәмне оештырган Мәдәният йорты җитәкчесе, үз эшенең остасы Ләйлә Инсаповага, сәнгать җитәкчесе Динара Асибаковага, китапханә мөдире Налия Ибраһимовага барлык авылдашлар исенменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, Мондый очрашулар гел булып торсын!

 — дип изге теләкләрен җиткерде Җәүһәрия ханым Шәрипова.


Нет комментариев