фото

Азнакайда Яңа ел алды ярминкәсе бай булды

Бүген шәһәребезнең “Шифа” үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе гөрләде.

Халык үз җирлегебездә, шәхси-йорт ихаталарда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен: итен, сөтен, маен, яшелчә-җимешен бик теләп сатып алды.   

Азнакайлыларны Яңа ел белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов тәбрикләде.

– Киләсе елда да табыннарыбыз мул, дөньяларыбыз тыныч булсын! – дип изге теләкләрен җиткерде.

Үзешчәннәребез тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да һәммәсенең күңеленә хуш килде.

Нет комментариев