Законнарны белмәү – җаваплылыктан коткармый
Азнакайда чит ил гражданнарын адаптацияләү мәсьәләләре буенча сөйләштеләр.
Анда “Татарстан Республикасы чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәге”нең бүлек җитәкчесе Марсель Дәүләтшин, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, “Халыклар дуслыгы” йорты директоры Гүзәл Николаева, эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы, полиция майоры Гүзәл Сәетгәрәева катнаштылар.
Марсель Дәүләтшин район территориясендә яшәүче чит ил гражданнарын яшәү кагыйдәләре, җирле закончалыклар, мәдәни хезмәттәшлек үзенчәлекләре турында кыска, әмма аңлаешлы чыгыш ясады. Моннан тыш, Марсель Дәүләтшин законнарны бозган өчен җаваплылык турында да искәртте. Әйе, закончалыкларны белеп торырга кирәк. Белмәү җаваплылыктан коткармый. Үзәк вәкиле шулай ук тыныч яшәүгә, бер-береңә тату мөнәсәбәттә булуга басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев