Иң изге исем — Әни!
КОТЛАУЛАР

Иң изге исем — Әни!

Район башлыгы Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларны Әниләр көне белән котлады

«Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы, иң якты һәм күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Әни — беренче сулышыбыздан башлап безнең өчен борчылып, сөенеп яшәгән иң кадерле, алиһәгә тиң зат.

Ул төн йокыларын калдырып бишек тирбәткән, үзе өшесә дә баласын җылыткан, иң тәмлесен, иң яхшысын  сабыена биргән. Баласының шатлыгын үзенекеннән өстен куйган, гомер буе аның уңышларына куанып, авырлыкларын йөрәге аша үткәргән олы җанлы кеше ул.

Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да тормыш йөген бертигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз, үз баласы өчен җан атып яшәүче әниләребез алдында без баш иябез һәм мәңге бурычлы булуыбыз турында беркайчан да истән чыгармыйбыз.

Олы бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телим. Балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп,якыннарыгызның җылысы һәм кайгыртуын тоеп яшәргә язсын.

Тормышларыгыз имин, күңел күгегез һәрчак аяз булсын. Бәйрәм белән, кадерле әниләр!»

Айдар Шәмсетдинов,Азнакай муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев