Әниләр көне уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә дә кичәләр гөрләп узды. Шундый күркәм, инде традициягә әверелгән бәйрәм 1 нче мәктәптә аеруча хәтердә калырлык булып үтте.
4 нче А сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Рәкыя Фәнис кызы үзе дә җыр-моңга гашыйк кеше — шул моңны укучылары күңеленә дә матур итеп сала белә. Сыйныф җитәкчесе һәр баланың йөрәгендә нинди сәләт яшеренгәнен күреп алып, аңа үзен күрсәтергә мөмкинлек тудыра. Укытучы үзе дә бик матур итеп җырлый, укучылары белән бергәләп концерт номерлары әзерләгән. Балалар үзләре үк чараны алып бардылар.
Укучылар җырладылар, бәйгеләрдә катнаштылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм түрендә әниләр, әбиләр дә утырды. Аларның шатлыклары йөзләренә чыккан иде — сөенечләрен яшермичә, дулкынланып карап утырдылар.
Рәкыя Фәнис кызы һәр бәйрәмдә класстан тыш чараларны чын күңеленнән яратып, йөрәк җылысын биреп уздыра.
Ата-аналар да йөрәк сүзләрен әйтми калмады: дәрестән тыш алып барылган рухи тәрбия — зур байлык ул, күңелләр шатлык белән тулы. Мондый сыйныф җитәкчесенә ия булу — үзе зур бәхет. "Рәхмәт Сезгә, укытучыбыз!" — диделәр алар.
Нет комментариев