Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызлар, сабыйлар гомере сагында

15 июль – Бөтенроссия гинеколог көне

“Бу көн уңаеннан үземә бик яхшы таныш, бар гомерен табиблык, хатын-кыз сәламәтлеген саклауга багышлаган Волобуева Флера Шәйхи кызы турында язасым килде. Шул максат белән аның якыннары, хезмәттәшләре, дәваланучылары белән дә очрашып сөйләштем”, – дип яза “Маяк” газетасына язган мәкаләсендә Альбина Нәгыймуллина.

Флера Шәйхи кызы 1941 елның сентябрендә Буа районы Түбән Наратбаш авылында туа. Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбен тәмамлап, Курашево исемендәге медицина институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң комсомол путевкасы буенча Алтай өлкәсенә китеп, табиб акушер-гинеколог булып эшли башлый. 1967 елда Волобуев Владимир Тимофеевичка кияүгә чыга. 1969 елда Азнакайга күчеп кайталар. Флера Шәйхи кызы Азнакай үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегендә акушер-генеколог булып эшли башлый һәм анда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр фидакарь хезмәт куя. Волобуевлар гаиләсендә ике кыз дөньяга килә. Алар икесе дә югары уку йортларын тәмамлыйлар. Бүгенге көндә Флера ханым кызы белән Чабаксар шәһәрендә яши. Өлкән кызы – Германиядә.

Флера Шәйхиевнаны хезмәттәшләре бары тик яхшы хатирәләр белән генә искә алалар. Хатын-кызлар консультациясендә югары квалификация категорияле  акушерка Тамара Васильевна  Попова менә ниләр сөйләде:

- Башка өлкәдә эшләүче табибларның данын төшерәсем килми, әмма табиб-акушерлар алар аеруча үзенчәлекле һөнәр ияләре. Генекология, бала тудыру йортында эшләү бик җаваплы хезмәт, чөнки синең кулларда кеше язмышы. Ял, бәйрәм көннәре, йокысыз төннәр. Болар белән хисаплашып тору юк. Кыскасы, син тулысы белән үзеңне эшкә, туачак сабыйларга багышлыйсың. Син кыю да, тәвәккәл дә, кешеләр белән аралаша белергә дә тиешсең. Ә иң әһәмиятлесе: балаларны яратырга кирәк. Флера Волобуева нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган яшь табибларның берсе иде.  Галиева Рәйсә Әхмәтовна һәм Люция Әбдрәшитовна аның остазлары, өлкән коллегалары. Флера Шәйхиевна – киң күңелле, бик тә игътибарлы доктор. Аңа тикшерелергә килгән һәрбер хатын-кыз аның йомшак һәм сак кулларына игътибар итми калмагандыр. Әле ул оста психолог та иде. Аңа бар хатын-кыз да ышана һәм үзен бик иркен тота иде. Әйдәп баручы хирург буларак аңа төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аның осталыгы, тәҗрибәсе, игътибары нәтиҗәсендә күпме әниләр һәм бәбиләрнең гомере сакланып калды. Искиткеч доктор һәм әниләр арасында һәрвакытта да җылы мөнәсәбәтләр булды, ул аларның һәрберсе өчен борчыла, ярдәм кулы сузарга омтыла иде. Кирәк булганда ул бик җитди һәм таләпчән дә була белде. Кыскасы, ул олы йөрәкле табиб, аның куллары могҗиза тудырырга сәләтле.

Бергә эшләгән табиблар Тамара Георгиевна Долганова, Әхмәтшина Разия Әнәсовна, өлкән шәфкать туташы Костина Валентина Григорьевна, шулай ук медрегистратор Шакирова Фәнәсия Дәүлиевна, өлкән акушерка  Җамалетдинова Люция Әсгатовна, Әгерҗе авылы фельдшерлары Флера Гәрәева. Мария Харисова... барысы да аны җылы хисләр белән генә искә алдылар. Аның шулкадәр сабыр, үз эшенең остасы булуы турында сөйлиләр. Гомумән, Азнакайда аның турында белмәүчеләр бик сирәк.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Флера Шәйхиевнаны һәм барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Бар гомерләрен шушы шәфкатьле һәм игелекле һөнәргә багышлаган кешеләрне күңелләрдә яңартып торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев