Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Урам бәйрәмендә булдым

Актив хәбәрчебез Алсу Габделхакова Хәсәнов урамы 27-29 йортлары ишек алдында булган урам бәйрәме турында язып җибәргән.

“Мин килгәндә бәйрәм башланган иде инде. Район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин районыбызда ирешкән уңышлар, уңышларга нигез салучы халкы турында сөйләде, бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә “Безнең йорт –Восход” идарәчел компаниясе җитәкчесе Сәгыйрь Гомәров та кушылды.

Бәйрәм миңа Сабан туен хәтерләтте. Элекке заманнардагысын. Гади генә бизәлгән өстәлләрдә мул итеп чәй табыны оештырылган, боткасы да пешкән. Сәхнә түрендә җырчыларыбыз, нәфис сүз осталары бәйрәмгә ямь өстиләр.

Ә халыкка килгәндә, бигрәк тә яшь аермасына килгәндә, минем күптән инде мондый колачлы бәйрәм чарасын күргән юк иде әле. Менә бу бәйрәмдә дә яңа туган бәбидән алып, унынчы дистәсен ваклаучы  әбине дә күрү насыйп булды. Күңелләрне йомшартып, күзгә яшь китерә торган күренеш бу. Буыннар очрашуының иң уңышлы үрнәге. Балаларга да сүз биргән булсалар, тагын да яхшырак булыр иде.

Минем аңлавымча, бу бәйрәм күңел ачу бәйрәме түгел, ә бәлки ике эш арасында бераз туктап, ял итеп алу булды. Элек аны “полудной” диләр иде. Авыр эштән туктап, бераз ял итеп алганда да, төенчегеннән бәйли башлаган бияләй-носкиен чыгарып бәйләрләр иде. Бер минут та әрәм булмасын! Әйе, илебездә, районда, авылларда да кызу эш өсте, урак өсте, хезмәт айлыгы. Мине бигрәк тә  килгән халыкның күп булуы сокландырды. Димәк, җирлектә башкарылган күркәм эшләргә, районыбыз тормышына беркем дә битараф түгел”, – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев