«Ура, Авылга!»: Азнакай авылында милли традицияле лагерь
30 июньдә Азнакай районында «Ура, авылга!» республика проекты үз эшен башлап җибәрде.
«Беренчеләр» хәрәкәте оештырган бу тематик лагерьда 6-17 яшьтәге 180гә якын бала һәм үсмер катнаша.
Әгерҗе авылында 1-5 июль көннәрендә узучы лагерь балаларга татар мәдәнияте, теле һәм йолалары белән танышу өчен мөмкинлекләр ача.
Лагерьнең беренче көне:
- 1 июльдә авылның «Ләззәт» паркы балаларның шат тавышларыннан яңгырап торды, дип хәбәр итә безгә әйдарман Гөлгенә Ибраһимова.
- Мәдәният йорты директоры Гүзәлия Ниловна балаларны котлады.
- Әгерҗе авыл башлыгы Назыйф Хәсәнов аларга файдалы ял теләде.
- Язучылар Марсель Гарипов һәм Халидә Галимова татар халкының традицияләре турында сөйләделәр.
- Ветераннар советы рәисе Альбина Кәлимулла кызы яшьләргә яңа уңышлар теләде.
Балалар Әгъләм чишмәсенә экскурсия ясап, табигатьне саклау мөһимлеге турында фикер алыштылар. Су чыганагын карап торучы Хөснуллиннар гаиләсе чишмә тарихын бәян итте, Әлфинур апа бик кызыклы итеп аңлатты.
“Ура, авылга!” лагерь программасында балаларны тагын ниләр көтә?
Татар халык уеннары
- Һөнәрчелек мастер-класслары
- Районның кызыклы кешеләре белән очрашулар
- Уеннар һәм бәйгеләр
- Бию-җыр һәм музыкаль программалар
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Азнакай районында бу проект лагерьлары тагын ниди авылларңда эшли?
- Урманай (7-11 июль)
- Тымытык (30 июнь – 4 июль)
Алар турында алдагы яңалыкларыбызда хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев