Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Тыныч йокла, каләмдәшебез!

Абдуллин Наил Малик улы (1952 ноябрь – 2025 май)

Май аеның иң матур  көннәренең берендә – 23 майда хөрмәтле каләмдәшебез, танылган журналист, матбугат ветераны, нефтьче, бик күп китаплар авторы Наил Абдуллин безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Наил Малик улы 1952 елның 25 ноябрендә Азнакай районының Урсай Ключ (Динамо) авылында туа. 1970 елда урта мәктәпне тәмамлый. Төньяк Хәрби-Диңгез Флотында өч ел стратегик атом су асты көймәсендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.

Һөнәри хезмәтен ул 1977 елда “Маяк” газетасы редакциясендә башлый. Радиооештыручы, газетаның җаваплы секретаре була.

Берничә елдан романтика шаукымы аны нефтьчеләр коллективына – Азнакайның скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсенә алып килә. Биредә бүлек инженеры, КРС мастеры вазифаларын башкара. Бер үк вакытта корпоратив басма – “За повышение нефтеотдачи“ газетасын чыгара.

Бораулау эшләре идарәсендә күптиражлы “Азнакаевский буровик” газетасы редакторы, “Интех” ширкәте нәшриятында баш мөхәррир була. 2008 елдан 2015 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, “Маяк” газетасының сәнәгать һәм икътисад бүлеге мөхәррире вазифасын башкара.

Язмалары республика, район газеталары, “Татнефть” компаниясе уздырган иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар ала. 1987 елдан ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Ул мәзәкләр җыентыгы һәм туган авылы тарихына багышланган “Урсай Ключ – бәллүр чишмәм” китаплары авторы. Вакытсыз вафат булган хезмәттәше Фәһим Шәймәрдановның шигъри иҗатын барлап, китап итеп чыгара. Болардан тыш, җирле авторларның ике дистәгә якын әдәби һәм шигъри җыентыкларын нәшер итүгә әзерли.

Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ТР Премьер-министрының Рәхмәт хаты, ТР Журналистлар берлеге Дипломы, “ТАТМЕДИА” агентлыгы Грамотасы, Азнакай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Наил Маликовичны  тәҗрибәле журналист буларак, хөрмәт белән искә алалар. Ул юмор хисенә бай, ярдәмчел, игелекле, бервакытта да зарланмый торган Кеше булып күңелдә сакланыр.

Хезмәттәшебез Наил Абдуллинның урыны ожмах түрендә булсын! Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә  һәрвакыт сакланыр. Якыннары, туганнарының авыр югалту  кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык, түземлек телибез.

“Маяк” редакциясе коллективы, редакция һәм типография  ветераннары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев