Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык якларында ни хәлләр бар?

​​​​​​​Районның иҗтимагый советы чираттагы күчмә утырышын Тымытык авылы биләмәсендә үткәрде.

Авыллар бетә, дип ничек кенә зарлансак та, аларда заманча социаль биналарның елдан-ел арта баруына берничек тә күз йома алмыйбыз. Әнә, утырыш барган Тымытык биләмә советы бинасы да ничек уңайлы, җылы, якты, иркен итеп эшләнгән. Мондый да затлы тәрәз-пәрдәләр, яңа җиһазларга карап, 10-20 ел элек эшләгән хезмәткәрләр нәрсә уйлыйдыр, анысын әйтә алмыйм, әмма үземнең күз алдыннан элеккеге тимер түгәрәк мичле иске агач биналар, хан заманнан файдаланып килгән кыеш-мыеш өстәл-шкафлар, аяклары төзәтелгән урындыклар “йөгереп” үтте. Җир белән күк арасы бит!

Тымытыкта, Күктәкә белән Әгердә алай күңелсез яшәмиләр. Халыкка хезмәт күрсәтү, социаль учреждениеләр вәкилләре иҗтимагый совет алдында эшчәнлекләренә кыскача гына хисап тотты. Мәдәният йортлары гөрләп тора, концертлар белән күрше Башкортостанга, районыбыз авылларына да баралар, дискотекаларга йөрешәләр, хәтта кичләрен чәй өстәле дә әзерләп борынгыча кичке уеннар ясыйлар. “Ак калфак” ханымнары җыелышып оныкларга курчак тегә, әле шаҗәрәләргә дә тотынмакчылар. Яшьләр лидеры да төшеп калганнардан түгел, үзенчә мәш килеп егет-кызларны туплап, чаралар оештырып йөри... Кыскасы, “Маяк” газетасы битләрендә без аларга иркенләбрәк әйләнеп кайтырбыз әле.

Сүз дә юк, Тымытык биләмәсендә барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый, проблемалар бар, җитәрлек, аларны бер йодрыкка тупланып, бергә-бергә хәл итәргә кирәк. Иҗтимагый совет әгъзалары биредәге актив алдына шундый бурыч куйды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев