Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төн йөрүләр җүнлегә илтми

Ваемсыз җәй айлары белән хушлашып, көзләргә аяк бастык. Мәктәпләрдә укулар башланды. Баш-аяк белем дөньясына чумасы да бит... Юк шул, әле кайберәүләр һаман каникулларны оныта алмый интегә. Җәен балигъ булмаганнарга төнге унбергә кадәр йөрү рөхсәт ителә. Укулар башлангач бу вакыт төнге ун белән чикләнә. Ни хикмәттер инде, яшүсмерләр өйгә берничә минут...

Ваемсыз җәй айлары белән хушлашып, көзләргә аяк бастык. Мәктәпләрдә укулар башланды. Баш-аяк белем дөньясына чумасы да бит... Юк шул, әле кайберәүләр һаман каникулларны оныта алмый интегә.

Җәен балигъ булмаганнарга төнге унбергә кадәр йөрү рөхсәт ителә. Укулар башлангач бу вакыт төнге ун белән чикләнә. Ни хикмәттер инде, яшүсмерләр өйгә берничә минут алдан керәсе урынга, нәкъ менә сәгатьне тутырып, әле бераз соңга да калып кайтырга яраталар. Бу үзләренчә өлкәннәргә протестмы, кирелек яки җавапсызлыкмы - һич аңламассың.

Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларында да әнә шул вакыт режимын бозучылар ешайды.

Бала соңга калып кына кайтса бер хәл. Барыбыз да белә: төн йөрүләр җүнлегә илтми. Начар компанияләр үзенә суырып алырга гына тора. Кара җәтмәләрен дә алар караңгыда корырга күнеккән. Юкка гына җинаятьләрнең дә күпчелеге тәүлекнең нәкъ менә шундый вакытында кылынмыйдыр.

Тәртипле генә кыз-малайлар арасында да кагыйдә бозучылар бар. Нигездә барысы да я сыра, я джин-тоник кебек алкогольле эчемлекләр кулланганнар. Моңа исә аларны үзләреннән өлкәнрәкләр этәргән.

Әлбәттә, яшьлек җүләрлеге барыбызның да башыннан узган. Качып кына тәмәке көйрәтеп карауларның, шәрап белән авыз чылатуларның ахыры кемнәрдер өчен бик аяныч тәмамлануын үз чордашларыбыздан чыгып беләбез.

- Яшь организм барысын да үзенә сеңдерергә генә тора. Начар гадәтләргә бер ияләшкәч, алардан арынуы бик кыен. Тәмәкегә бәйлелек - бер сигареттан, алкоголизм - бер рюмкадан, наркомания бер дозадан башлана, - ди комиссия әгъзасы, район үзәк сырхауханәсе фельдшер-наркологы Ильмира Хәмидуллина.

Бүгенге көндә комиссиядә исәптә торучы 61 баланың 31 е - алкоголь кулланган өчен. Моның начар тәэсире организмга гына түгел, киләчәк язмышка да йогынты ясый. Мәктәпне тәмамлаганда һәркемнең яхшы характеристика аласы, югары уку йортына керәсе килә. Ә уйланмыйча кылынган бер ялгыш адым гомерең буена җитәрлек кара тапка, үкенечкә әйләнергә мөмкин.

Шуңа күрә балигъ булмаган балаларны күзәтү өстенә күзәтү сорала. Иң беренче чиратта үз баласы өчен ата-ана җаваплы. Кызганычка каршы, алар арасында да алкоголизм чәчәк ата. Эчкече анадан нәрсә көтәргә? Хәер, бу турыда чираттагы язмада.

Резеда ШӘРИПОВА

Сүз уңаеннан

Урта гасырларда ук танылган табиб Авиценна балаларның шәрап эчүен "утка ялкын яки коры агач өстәү белән бер" дип чагыштырган. Галимнәр 20 яшькә кадәр спиртлы эчемлекләр куллануның 80% очракта алкоголизмга китерүен исбатлаганнар. Хәтта аз гына күләмдә яки бер тапкыр гына хәмер куллану да баш миенең белем алу өчен җаваплы химик механизмын боза.

Фото: http://www.lotustherme.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төн йөрүләр җүнлегә илтми