Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда гөмбә ашап агулану очраклары күренә башлады

Бәхеткә, быел агулануның үлемгә китергән очраклары теркәлмәгән. Узган елгы мәгълүматларга күз салсак, ал гөмбә дип белеп, агулы гөмбә ашау аркасында ике кешенең гомере өзелгән булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе токсикологы, табиб-реаниматолог Алия Насыйбуллина җиткергән. Аның сүзләренчә, ТР Токсикология үзәгенә көн саен гөмбә ашап агуланган...

Бәхеткә, быел агулануның үлемгә китергән очраклары теркәлмәгән.

Узган елгы мәгълүматларга күз салсак, ал гөмбә дип белеп, агулы гөмбә ашау аркасында ике кешенең гомере өзелгән булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе токсикологы, табиб-реаниматолог Алия Насыйбуллина җиткергән. Аның сүзләренчә, ТР Токсикология үзәгенә көн саен гөмбә ашап агуланган бер-ике кеше китерелә икән. Август азагыннан алып бүгенге көнгә кадәр вакытта мөрәҗәгать итүчеләр саны 20 кешегә җиткән. Аларның 12се хастаханәгә салынган.

Сүз уңаеннан: мөрәҗәгать итүчеләр күп очракта майлы гөмбә һәм баллы гөмбә ашап агуланалар икән. "Төп сәбәбе - гөмбәне дөрес эшкәртмәү һәм әзерләмәү", - дигән табиб.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда гөмбә ашап агулану очраклары күренә башлады