Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. «Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.


«Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисадый курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм диниара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышанычы ул. Без Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Татарстан командасын» - тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын җибәрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов .

Татарстан Президенты, сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен яклап федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле эш күрсәтерләр, дип ышаныч белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов узган сайлауларда актив катнашканы өчен республ...