Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

    Син ялгыз түгел...

Журналистның өстәл тартмасы беркайчан да буш түгел.

Елга бер-ике тапкыр аны барлап, актарып алырга яратам. Күңелнең инде язны көтеп алгысып та, әллә озын кыштан арып та мы алган бер мәлендә, куллар ирексездән шушы тартмага үрелде.  Әлегә торып торсын әле дип куелганнармы, башка сәбәп беләнме, әллә инде “эшкәртергә” кул җитмәгәннәр – дистәгә якын хат, үземнең башлап ташланган язмалар килеп чыкты. Арада менә монсы да бар иде. Кем язган, кайчан? Нишләп тартмада ята? Әмма бу сорауларның берсенә дә җавап эзлисе килмәде һәм аны сез – укучылар карамагына тапшырам.

....Исәнме, таныш булмаган яшь Дустым. Юк,юк, бер дә таныш түгел дип тә әйтеп булмый! Нигә диярсең инде? Ә мин бит көн дә иртә-кич син яши торган йорт яныннан эшкә йөрим. Шулай бер вакыт үзем дә сизмәстән өскә күтәрелеп карарга булдым. Ә анда йортның беренче каты  тәрәзәсеннән бер кыз карап тора иде. Моңсу коңгырт кара күзләр синеке булып чыкты. Синең карашың әллә кая еракка төбәлгән, үзләрендә тирә-юньгә карата чиксез битарафлык сизелә төсле. Нигә  болай соң әле бу!? Шуннан бирле эшкә барганда, кайтышлый да күңелем һәм күзләрем белән сине эзли башладым. Тора-бара күзеңдәге якты нур тагы сүрелә барган кебек тоелды. Мин уйга чумдым, сәерсенеп калдым: яшәү дәрте ташып торган, тормышның ямен тоеп яшәргә тиешле 15-16 яшьлек кызга  нәрсә булган!?  Шушы күңелсез уйга башымда яшәргә озак туры килмәде. Мин сине әниең белән паркта очраттым. Башка балалар белән бергә шаярып, сикерә-сикерә йөгереп йөрер чагыңда,  син инвалидлар арбасына “беркетелгән” идең бит! Башыма яшен суккан кебек булды, күз алларым караңгыланып китте. Таныш түгел дустымның чәчәк кебек тормышын кырау суккан икән бит! Эх, ә мин болай ук дип күз алдына да китермәгән идем шул!  Бу мизгелдә минем халәт түгел, ә синеке мөһимрәк иде шул, син сукмактан җитәкләшеп баручы кыз белән егетне күзәтә идең. Син күңелең, бөтен җаның-тәнең белән шул егет янәшәсендә идең. Алар гына сине, мине, беркемне дә күрми, күрергә дә теләми иде...

Ул төнне мин сәер төш күрдем. Җәйге кояшлы көн икән. Мин, аллы-гөлле канатлы күбәләккә әверелгәнмен дә чәчәктән чәчәккә очып йөрим икән. Шул мәлне каяндыр син сикерә-сикерә очып атлап киләсең икән. Әйе, әйе, ялгышмыйсың, үз аягың белән! Мин шулхәтле сөендем, бөтерелә-бөтерелә синең янәшәңдә әйләндем. Уянып киткәндә,  дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде.

Бу вакыйгадан соң мине язмыш синең белән тагы очраштырды. Ул чагында синең янәшәңдә дусларың иде. Сез ниндидер темага көлешә-көлешә сөйләшә идегез. Синең күзләреңдә яшәү чаткысы яна, иреннәрең бертуктаусыз елмая иде. Син Җир йөзендә бер үзең генә түгел шул. Ялгызлык синең яныңа юлны таба алмасын иде.

Сәлам белән читтән күзәтеп бәхет теләп калучы Дустың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев