Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салым хезмәтләреннән онлайн файдалану отышлы

Социаль челтәрләрдә Азнакайда салым инспекциясе ябыла дигән хәбәр йөри.

Аның дөресме-юкмы икәнен белешеп, без 17 нче районара салым инспекциясе бүлекчәсе өлкән испекторы Роза Сабировага мөрәҗәгать иттек. – Роза Мизхәтовна, әлеге хәбәрдә никадәр дөреслек бар? – Чыннан да, 2021 елның 1 декабреннән 17 нче районара салым инспекциясенең Азнакай территориаль бүлекчәсе эшен туктата. Салым түләүчеләргә тулы күләмдә хезмәт Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 10 адресы буенча салым инспекциясендә күрсәтеләчәк. – Бу хәбәрдән соң сезнең бүлекчәгә халык агыла торгандыр. Ничек итеп чират булдырмаска? – Инспекциянең операция залында без салым мәсьәләләре буенча дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00-18:00, җомга 9:00-16:45 сәгатьләрдә кабул итәбез. Россия федераль салым инспекциясе сайтына кереп, кабул итүгә онлайн язылып була. – Пандемия шартларында, гомумән, онлайн эшләү отышлыдыр? – Физик затларга да, юридик затларга да Россия федераль салым инспекциясе сайтында шәхси кабинетларын ачарга тәкъдим итәбез. Бу өйдән чыкмыйча да, хәтта ял көннәрендә дә салым инспекциясенә онлайн мөрәҗәгать итү, дәүләт хезмәтләреннән куллану мөмкинлеге бирә. Салым түләү квитанцияләре дә шәхси кабинетка җибәрелә. Анда кереп салымнарыңның түләнгәнлеген, әҗәтләреңне, милек объектларын карарга, салымнарны түләргә, декларация тапшырырга мөмкин. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә бу бик кулай. – Шәхси кабинет ачу өчен кая мөрәҗәгать итәргә? – Шәхси кабинетка керү өчен парольне салым инспекциясе бирә. Шулай ук күп функцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итеп була. Салым түләүчеләр салым органнарының дәүләт хезмәтләрен шулай ук күп функцияле үзәк аша ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев