Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Рус теленнән БДИның телдән бирелә торган өлешенең берничә моделе әзерләнә

Модельләр буенча фикер алышу ноябрьгә планлаштырылган. Ноябрьдә Мәскәүдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханының телдән бирелә торган моделен презентацияләү планлаштырылган дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән. "Хәзер без эшче төркем оештырдык. 9 сыйныф укучылары арасында имтиханның телдән...

Модельләр буенча фикер алышу ноябрьгә планлаштырылган.

Ноябрьдә Мәскәүдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханының телдән бирелә торган моделен презентацияләү планлаштырылган дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән.

"Хәзер без эшче төркем оештырдык. 9 сыйныф укучылары арасында имтиханның телдән бирелә торган өлешен сынап карыйбыз. Анда берничә модель, алар буенча Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая белән фикер алыштык. Ул бу алымнарны хуплады. Ноябрьдә модельләр буенча фикер алышуны Россия мәгариф академиясендә үткәрү планлаштырылган", - дигән Кравцов.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рус теленнән БДИның телдән бирелә торган өлешенең берничә моделе әзерләнә