Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов урынына – Ирек Зиннуров

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартты. Президент баш тарткан депутат мандаты "Синтез" ватерпол командасының элеккеге уенчысы, 47 яшьлек Ирек Зиннуровка бирелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы язып чыкты. Ә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов баш тарткан мандат "Динамо" спорт клубының җиңел атлетика буенча...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартты.

Президент баш тарткан депутат мандаты "Синтез" ватерпол командасының элеккеге уенчысы, 47 яшьлек Ирек Зиннуровка бирелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы язып чыкты. Ә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов баш тарткан мандат "Динамо" спорт клубының җиңел атлетика буенча тренеры Ольга Павловага бирелә.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов кичә Марат Әхмәтовның министрлык вазыифасыннан китмәячәген җиткергән иде. "Марат Әхмәтов Татарстан республикасы хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзасы булып тора. Аның тәҗрибәсе һәм белеме республика өчен бик кирәк", - диде Президент.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов урынына – Ирек Зиннуров