Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә сентябрь аенда энергия чыганакларына сакчыллык буенча “Бергә яктырак” (“Вместе Ярче”) фестивале бара

Көнчыгыш икътисади форумының мәдәни программалары кысаларында, фестиваль 2 сентябрьдә Владивосток шәһәрендә старт алды. Бу чарада илнең 60 төбәге, шул исәптән Татарстан да катнаша. - Безнең республика энергия чыганакларына сакчыллык мәсьәләсендә Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында үрнәк булып тора, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев кичә...

Көнчыгыш икътисади форумының мәдәни программалары кысаларында, фестиваль 2 сентябрьдә Владивосток шәһәрендә старт алды. Бу чарада илнең 60 төбәге, шул исәптән Татарстан да катнаша.

- Безнең республика энергия чыганакларына сакчыллык мәсьәләсендә Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында үрнәк булып тора, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев кичә матбугат конференциясендә.

Татарстанда энергетика тармагын заманча камил технологияләр белән җиһазландыру нәтиҗәсендә, электр энергиясе җитештерүгә тотылучы ягулык күләмен 2,4 процентка киметүгә ирешелгән.

Республика икътисадында энергиягә сакчыллык чаралары, 2007 ел белән чагыштырганда, чыгымнарны 23,3 процентка киметергә ярдәм иткән. Моны экономияләнгән 7,8 миллион тонна яки 123 мең цистерна мазут сыйфатында күзалларга булыр иде.

- Фестивальнең максаты - халыкта энергия чыганакларына сакчыл карашны пропагандалау, - диде Алексей Сергеев.

Теләге булган һәр кеше Интернет челтәрендә фестивальнең www.вместеярче.рф сайтында акциягә теләктәшлек белдерә ала.

- Казан да фестивальгә кушылды. Мәктәпләрдә энергиягә сакчыллык буенча тәүге дәресләр һәм рәсем конкурслары үткәрелде инде, - диде шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров.

"Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда 10 сентябрьдә 12.30 сәгатьтә "Бергә Яктырак" фестивале кысаларында мәдәни чара үткәрелә. Татарстанның энергетика предприятиеләренең күргәзмәләрен карарга мөмкин булачак. Балалар арасында рәсем конкурслары оештырыла. Җәйге сәхнәдә сәнгать осталары чыгыш ясаячак.

Фото: misanec.ru

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россиядә сентябрь аенда энергия чыганакларына сакчыллык буенча “Бергә яктырак” (“Вместе Ярче”) фести...