“Росинка” балалар бакчасына – 50 яшь
Азнакай районы 12 нче “Росинка” балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте.
Юбилей тантанасына район, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, бакча хезмәткәрләре, пенсионерлар, әти әниләр... җыелган иде.
Ярты гасыр дәвамында балаларга белем-тәрбия бирүче уку йорты өчен бу зур, истәлекле дата. Аның иң беренче мөдире Бурашникова Мария Петровна булган, ә инде 2000 елдан матур традиөияләрне дәвам итеп, Зарипова Эльвира Мисбахетдин кызы җитәкли.
Бәйрәм чарасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул фидакарь бакча коллективына, ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткереп, юбилей белән котлады.
Тантанада бакчаның иң яхшы хезмәткәрләре Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәм нәни артистларыбызның һәм тәрбиячеләрнең концерт номерлары, ихлас җылы теләкләр белән үрелеп барды. Тулырак “Маяк” газетасының алдагы саннарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев