Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ризык җитәрлек, иминлек кенә ташламасын!” Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Шимбә көнне узган көзге ярминкәдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре шәһәр халкын сыйфатлы азык-төлеккә тиендерде. Салкынча җил, болытлы көн сатучыларны да, кулланучыларны да артык куркытмады кебек. Иртәнге якта ук кызу алыш-биреш башланган иде инде. - Бүгенге көндә җаның ни тели, бар да бар. Кибет киштәләренә тезелеп киткән ризык муллыгыннан күзләр камаша. Сәүдә...

Шимбә көнне узган көзге ярминкәдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре шәһәр халкын сыйфатлы азык-төлеккә тиендерде. Салкынча җил, болытлы көн сатучыларны да, кулланучыларны да артык куркытмады кебек. Иртәнге якта ук кызу алыш-биреш башланган иде инде.

- Бүгенге көндә җаның ни тели, бар да бар. Кибет киштәләренә тезелеп киткән ризык муллыгыннан күзләр камаша. Сәүдә нокталары да адым саен. Әмма күңел барыбер үзебездә җитештерелгән продукциягә тартыла шул, - ди Әминә апа Фатыйхова. - Итен-маен, бәрәңгесе-кишерен - барсын да мулдан алдым менә. Аллага шөкер, халкыбыз тырыш, мул яшибез, җитештерүчеләргә дә, оештыручыларга зур рәхмәт.

Азнакайлылар үз җирлегендә юмарт авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр булу белән чиксез бәхетле. Әнә бүген дә тирә-юньгә ит, бал, ашлык, яшелчә... сатучы сәүдә нокталары тезелеп киткән. Авылда нәрсә үстереп, җитештереп була - ярминкәдә барысы да диярлек бар.

Бу көнне эре терлек итенә ихтыяҗ аеруча зур булды. Машиналар кырындагы озын-озын чиратлар да әнә шул хакта сөйли. Авылдагылар шәһәр халкына итне килограммын 250-260 сумнан тәкъдим итте. "Марс", "Чалтаймас", "Закирова Л.", "Соц. Хезмәт Герое Кәримов Ф.Ш. ис." хуҗалыклар алып килгән 2 тоннага якын итне шәһәр халкы яратып алды.

Ярминкәгә шулай ук шәхси хуҗалыклар да каз-үрдәге, балы, сөте, йомыркасы белән чыккан. Хәтта читтән - Башкортстан якларыннан сәүдәгәрләр дә бар иде. Гомумән, ярминкә бай һәм сайлау мөмкинлеге зур булды. Мәйданнан кайту юлына чыкканнарның сумкалары тулы һәм, иң мөһиме, күңелләре күтәренке иде. Чөнки ярмминкә бит ул үзе бер бәйрәм.

Көзге ярминкәнең чираттагысы җомга көнне 12.00 сәгатьтә "Шифа" каршында оештырыла. Шимбә - 17 сентябрьдә - Азнакайда ярминкә шулай ук "Шифа" мәйданында, Актүбә эшчеләр бистәсендә - базар каршында узачак. Көзге муллыктан файдаланып калырга ашыгыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ризык җитәрлек, иминлек кенә ташламасын!” Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды