Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика җитәкчелеге Азнакай районы үсешенә уңай бәя бирде

Бүген Мәдәният йортында Азнакай район Советы утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм министрлыклары вәкилләре катнаштылар.

2021 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2022 елга бурычлар буенча доклад белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады.

“Ел башында без депутатлар корпусы һәм җирле үзидарә органнарының, предприятие, учреждениеләр, иҗтимагый оешмаларның, кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм район халкының уртак эшенә нәтиҗә ясыйбыз. 2021 ел безнең өчен бик җиңел булмады, аеруча авыл хуҗалыгы өчен. Шуңа да карамастан, алга куелган планнарыбызны үтәдек, барлык өлкәдә дә үсеш күзәтелә, – дип билгеләп үтте ул.

Марсель Шәйдуллин районның социаль-икътисади үсешендә ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Премьер-министр Алексей Песошинга, Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка, “Татнефть“ җәмгыяте җитәкчесе Наил Магановка, Татарстан Дәүләт Советы депутатларыы Рөстәм Мөхәммәдиевка, Таһир Һадиевка рәхмәтен белдерде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов узган ел республикада башкарылган эшләрне яктыртып, азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәясен бирде.

“Район үсеш динамикасын саклап, 2021 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Быел да алга куйган максатларына ирешерләр дип ышанам”, – диде ул.

Соңыннан хезмәтләре белән хөрмәткә лаек азнакайлыларга бүләкләр тапшырылды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев