Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Редакция почтасыннан. Изге бәйрәм матур уйлар уятты

Туганнырыбызга һәм тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтлелек күрсәтеп, Аллаһы Тәгаләгә якынаюны өмет итәргә мөмкинлек бирүче Корбан бәйрәмен Мәсгут авылы мәчетендә дә бик матур һәм эчтәлекле итеп үткәрдек. Шәкертләр Гает бәйрәме һәм аның тарихы турында сөйләделәр. Бәйрәм ашының мөнәҗәтләр белән үрелеп баруы, тәкъбирләр әйтелүе ямь өстенә ямь булды. Авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов бәйрәм...

Туганнырыбызга һәм тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтлелек күрсәтеп, Аллаһы Тәгаләгә якынаюны өмет итәргә мөмкинлек бирүче Корбан бәйрәмен Мәсгут авылы мәчетендә дә бик матур һәм эчтәлекле итеп үткәрдек.

Шәкертләр Гает бәйрәме һәм аның тарихы турында сөйләделәр. Бәйрәм ашының мөнәҗәтләр белән үрелеп баруы, тәкъбирләр әйтелүе ямь өстенә ямь булды.

Авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Ут күршеләребез - яхшыбайлылар белән бергәләп мәчет территориясен җыештырган идек. Әлеге изге эштә катнашучыларга, Корбан ашын үткәрүдә ярдәм күрсәтүчеләргә бик күп әҗер-саваплар теләп, рәхмәтләр әйтелде.

Игелекләрне күбрәк эшләргә кирәк икән дигән нәтиҗә ясап, Аллаһы Тәгалә алдагы елларда да һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен, районыбызның киләчәге якты, өметле, имин булсын иде дип, өйләребезгә таралыштык.

Айсылу Мәхмүтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Редакция почтасыннан. Изге бәйрәм матур уйлар уятты