«Өйдә утырмагыз!» Данис Мусин азнакайлыларны чаңгы базасына чакыра
Азнакайда Данис Мусинны белмәгән кеше, булса да, сирәктер!
Җәй көннәрендә парапланы белән әле генә зәңгәр күкләрне иңли, әле генә олысын-кечесен катамаранга утыртып, Ык елгасы буйлап йөздертә, моннан тыш балалар өчен "Патриот" лагерен да оештыра ул. Хәйриячелектәге эшчәнлеген дә санап чыкмалы түгел...
Кар яуганчы эшкә Тымытыктан Азнакайга велосипедта элдерсә, кыш көннәрендә чаңгы юлыннан кайтып керми Данис Әхсән улы. Әле кышын бозлы суда коенуы белән дә шаккатыра ул.
Бу көннәрдә без аны, гадәттәгечә, чаңгы базасында очраттык.
-Көн саен ким дигәндә 15 чакрым ара үтәргә тырышам.
Чаңгы шуу организмга бик файдалы. Озак итеп чаңгыда йөрү йөрәк мускулларына эшләргә мөмкинлек бирә, аны ныгыта. Саф һавада ашыкмыйча йөреп кайту үзе ни тора! Сулышлар иркенәеп китә, яңадан тугандай буласың! Озын ялларны өйдә үткәрмәгез, барыгыз да шәһәребезнең чаңгы базасына килегез, - ди Данис Мусин.
Кыскасы, Данис Мусин спорт белән шөгыльләнү, тормышыңны якты, матур итү өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын әнә шулай үзенең эш-гамәлләре белән исбатлап тора. Теләк кенә булсын, калганы табыла!
✅Әйдәгез, аның үрнәгенә без дә иярик тә, булган мөмкинлекләрдән рәхәтләнеп файдаланып, буш вакытыбызны спортка күбрәк багышлыйк әле!
⏰ Ялларда чаңгы базасы һәр көнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев