Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ничек итеп эшләмәскә?

Кагыйдә буларак, семинарларда алдынгы эш тәҗрибәсен уртаклашалар, ничек итеп эшләргә кирәклеген өйрәтәләр иде. Ә менә "Чалтаймас" хуҗалыгында узган авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган семинарда киресенчә булды. - Без бүген көзге авыл хуҗалыгы эшләрен тизрәк төгәлләү һәм ничек итеп эшләмәскә кирәк икәнлеген белер өчен, гыйбрәт алырга дип тә җыелдык, - дип семинарны...

Кагыйдә буларак, семинарларда алдынгы эш тәҗрибәсен уртаклашалар, ничек итеп эшләргә кирәклеген өйрәтәләр иде. Ә менә "Чалтаймас" хуҗалыгында узган авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган семинарда киресенчә булды.

- Без бүген көзге авыл хуҗалыгы эшләрен тизрәк төгәлләү һәм ничек итеп эшләмәскә кирәк икәнлеген белер өчен, гыйбрәт алырга дип тә җыелдык, - дип семинарны ачып җибәрде муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. - Мондый хуҗасызлык, битарафлыкка юл куярга ярамый.

Барысы да күз алдында: "Чалтаймас" хуҗалыгында ярым сазга баткан арык сыерларга күз салуга ук болай эшләргә ярамаганлыгын аңлыйсың. Кайсы гына өлкәгә кагылма: ит, сөт җитештерүме, терлекләрнең баш саны, үрчем... барысы да зур минус белән бара. Мәсәлән, бер елда гына да мөгезле эре терлекләрнең баш саны - 175кә, ә савым сыерларныкы - 73кә кимегән. Семинардагылар хуҗалыкның техника паркында да шундый ук хуҗасызлыкны күрделәр. Техниканың күбесе яздан ничек куелган булса, шулай ук урыннарыннан кузгалмаган көе тора. Ә кырда эшләргә техниканы читтән алалар.

Семинар кискен тәнкыйть шартларында барды. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов районда авыл хуҗалыгы эшләренә характеристика биреп, сөт җитештерү, җир эшкәртү темпларын арттыру, урып-җыю эшләрен тулысынча төгәлләү кирәклеген ассызыклады.

- Безнең борынгы бабаларыбыз "Көзен чәчсәң, көлгә чәч", - дигәннәр. Мондый аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга кирәк, - диде ул.

Семинарда шулай ук көзге ярминкәләрдә актив катнашу, якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан чаралар уздыру турында да эшлекле сөйләшүләр булды. Ярминкәләрдән, әлбәттә хуҗалыкка әлләни керем керми, әмма шуңа да карамастан, хуҗалыклар арзан бәядән итен дә, ашлыгын да алып килә, чәен дә әзерли. Билгеле, арада бер дә исе китмәгәннәре дә бар. Ярминкә - хуҗалыкның, аның җитәкчесенең йөзен күрсәтә. Аннан, кылган игелегең, үзеңә меңе белән кайта, диләр бит.

... Тәнкыйть - кәнфит түгел, әмма киләчәктә кайбер хуҗалыклар мүкләнеп юкка чыкмасыннар, яшәсеннәр өчен ул бик тә мөһим. Тәнкыйтьне дөрес кабул итеп, яхшыга үзгәрергә генә кирәк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ничек итеп эшләмәскә?