Нефть чыгару тарихына сәяхәт кылдык
«Татнефть»нең 75 еллыгына багышлап быел «75 ел игелек кылабыз» дигән зур масштаблы социаль проектлар конкурсы игълан ителде.
Күркәм башлангыч
Азнакайдагы «Татнефть» АЗСлар челтәре җитәкчесе Айнур Гариповның «Безнең төбәктә нефть чыгару тарихы» дигән проекты җиңүчеләр исемлегенә керде. Аның хезмәте «Иҗат энергиясе» номинациясендә грантка лаек булды, һәм узган ялларда проектның беренче катнашучылары Лениногорск районы Шәгер авылындагы Нефть музеена сәфәр кылдылар.
Шушы урында, соңрак Шөгер нефть-битум заводы буларак билгеле җирлектә, 1782 елда венгер инженеры Ласло Шандор табигый битум чыганакларын тапкан. Аңа Татарстанда нефтьне беренче булып табу өчен 300 метр гына җитми калган! Ләкин аның бу ачышы безнең төбәктә «кара алтын»ның сәнәгать масштабында чыгарылуына нигез салган.
Экскурсиядә катнашучы нефтьче ветераннар, лаеклы ялдагы азнакайлылар, мәгариф, матбугат хезмәткәрләре, волонтерлар һәм аларның гаиләләре – шушы көнне үткән гасырлар атмосферасына сәяхәт иттеләр. Шөгер штольнясы, беренче нефть чыгару җайланмаларының макетлары, караңгылыкта хезмәт иткән эшчеләр, атларның «тере» сыннары һәм хәтта утлы казан эченннән башын чыгарып: «Машинаны туктат, Петрович!» – дип кычкыручы манекен... – болар барысы да күптән узган вакытларны кире кайтарган кебек булды.
«Барысы да бик ошады, данлы тарихыбызга шундый сәяхәт оештырганнары өчен зур рәхмәт!» – дип бәяләде экскурсияне Азнакай УТТсы ветераны Илмир Вәлиуллин.
Төп экспозициядән тыш, кунаклар совет тормышы музеен, янгын сүндерү хезмәте күргәзмәсен, уникаль экспонатлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән бик зур мәйданны карап чыктылар. Иң көчле тәэсирне биек тау эчендә урнашкан штольня калдыргандыр – кайчандыр шушындагы җир асты лабиринтларына төшеп, битумлы ком ятмаларын кул көче белән чыгарып бик авыр хезмәт куйганнар монда.

Кайту юлында Айнур Гарипов «Татнефть»нең бүгенге көндә төбәгебез тормышын ничек үзгәртүен күрсәтеп, сөйләп кайтты. Актүбә бистәсендә сәяхәтчеләр энергия саклаучы технологияләр кулланып җиһазландырылган йортларны һәм җил генераторы белән эшләүче автозаправкаларны да үз күзләре белән күрделәр – бу исә Компаниянең традицияләр һәм инновацияләрне берләштерүенең ачык мисалы.
«Без нефть чыгаруның башында торган кешеләрнең истәлеген саклап, ветераннарыбызга хөрмәт белән карыйбыз. Минем бик күптәннән якташларыма, хезмәт өлкәләре нефть чыгару белән бәйле булмаганнарга да, шушы тарихыбызның башлангычын күрсәтергә дигщн хыялым бар иде. «Татнефть»кә шушы хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт!» – диде Айнур.
Проект кысаларында тагын ике сәфәр планга кертелгән, ягъни аларның катнашучыларын да яңа ачышлар һәм кичерешләр көтә. «Татнефть» – җир астыннан нефть чыгарып кына калмый, ул якты киләчәкне төзер өчен үткәнне кадерләп саклый.
Гөлнара Хафизова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев