Кунелләре игелектә
16 июль көнне, мөмкинлеге чиклеләр җәмгыяте тырышлыгы, бер төркем мөмкинлеге чиклеләр белән Актаныш районы экскурсиясендә булып кайттык.
Авыруны беркем дә сорап алмый. Ул кайберәүләргә тумыштан Аллаһы Тәгаләнең сынавы булып килә, кемдер юл һәлакәтенә очрап яисә башка сәбәпләр аркасында физик мөмкинлектән мәхрүм кала. Безнең районда да бик күп андыйлар.
Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Хәбибуллина Гөлнара Мөнир кызы төрледән-төрле экскурсияләр, бәйрәмнәр оештырып тора. Май аенда Яр Чаллы шәһәре дельфинариенда, ә инде июнь аенда милли бәйрәм – сабантуйда булдык.
16 июль көнне, Фривей транспорт агентлыгы рәисе Шайхелисламов Рамиль Рәис улы бушка автобус биреп, шофер Сөләйманов Рөстәм Вәлиәхмәт улы безне Актаныш районына алып китте. Актаныш районы Әнәк авылында Татарстан Республикасының беренче президенты, Россиянең Хезмәт герое Шәймиев Минтимер Шәрип улы туган авылына алып барды. Ул авылның матурлыгы, чисталыгы искитмәле! Минтимер Шәрип улының төп нигезенә кердек. Экскурсовод Айгөл саф татар телендә бөтен кешегә аңлаешлы итеп җиренә җиткереп сойләде. Үзләренен төп ойләрен, кулланган әйберләрен күрү, нәсел шәҗәрәсен карау, истәлекле сүрәтләр аша күпләрнең күңеленә үтеп керде.
Аннан сон безне ашханәсендә матур өстәл корып кунак иттеләр. Боларнын бөтенесе дә Гөлнара Мөнир кызының алдан сөйләшеп, планлаштырып эш итү нәтиҗәсе! Авыру кешеләр барганда авырулары турында уйланып бармасыннар өчен, фотоларга тошереп, рәхәтләнеп ял иттертеп кайтканда Азнакаебызга кайтып җиткәнне сизми дә калганбыз.
Монда Гөлнара Мөнир кызы барысын да уйлап оештырган. Язмышның ачы сынауларын кичергән кешеләрне сөендергән өчен аңа бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Киләчәктә ныклы сәламәтлек теләп, тагын да мондый очрашулары көтеп калабыз.
Автор: Сафиуллина Лилия Фәндәс кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев