Кибеттән җавап көтәбез
Хәзер интернет челтәрендә нинди генә хезмәтләр һәм товарлар тәкъдим итмиләр!
Кибетләргә йөрмичә, өйдән генә заказ биреп, курьер китергәнен яки тиешле урынга килүен көтәсе генә кала. Шулай Азнакайда яшәүче И. ханым да интернет-кибетләрнең Самарадагы берсеннән куртка, пинҗәк һәм кроссовкага заказ бирә. Бәясен таләп нигезендә алдан түләп, кибет администраторы тәкъдим иткән транспорт компаниясен сайлап, якын арада яңа киемле буласын күз алдына китереп, көтә башлый. Әмма, алдарак сөенгән икән шул, кибет нишләптер заказны үзләре тәкъдим иткәч клиент сайлаган транспортта түгел, ә башкасы белән һәм бик соңлап җибәрә. Алдануның бу башы гына булган икән әле. Товарны бирү пунктында И. скотч белән уралган төргәктә нидер җитмәвен шунда ук чамалап ала. Чыннан да, анда аяк киеме булмый. Кара төстә буласы куртка да аксыл-соры, пинҗәкнең дә 42 нче урынына 48 үлчәмдәгесен салганнар. Икенче көнне үк ул кибеткә шалтыратып, үзара килешүнең үтәлмәвен җиткерә, акчаны кайтаруны таләп итә. Әмма бу сорау җавапсыз кала. Ул кибеткә язма дәгъва юллый. Әмма аны почтадан берәү дә килеп алмый.
Менә шушы хәлләрдән соң гражданка И. Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Безнең ярдәм белән аның исеменнән судка гариза бирелде. Бүгенге көнгә кибет администрациясенең әлеге гаризаны канәгатьләндерергә тиешлеге, ягъни матди һәм рухи зыянны юллап алу турында Азнакайдагы 3 нче суд участогы җәмгыять судьясының карары бар. Аның үтәлешен көтәбез.
Лилия Зәләтова, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев