Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы җирлегендә терлек саны арта

Сишәмбе көнне Карамалыда халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов ярты ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды.. Җирлеккә Карамалы, Октябрь Бүләк һәм Таллы Бүләк авыллыары керә. Барлыгы 226 хуҗалыкта 819 кеше яши. Алты айга алты бала дөньяга килгән. Авылларның мәчетләре, клублары, шәхси кибетләре бар. Шәхси...

Сишәмбе көнне Карамалыда халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов ярты ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды..

Җирлеккә Карамалы, Октябрь Бүләк һәм Таллы Бүләк авыллыары керә. Барлыгы 226 хуҗалыкта 819 кеше яши. Алты айга алты бала дөньяга килгән. Авылларның мәчетләре, клублары, шәхси кибетләре бар. Шәхси хуҗалыкларда 295 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 103 е - савым сыер. Алар быел 4 башка арткан. Сарык һәм кәҗәләр - 873 баш.

Агымдагы елда Таллы Бүләктә су линиясе алыштырылган, Октябрь Бүләктә авылның 90 еллыгына яңа һәйкәл салынган, Карамалыда клуб коймалары яңартыла. Артур Ногманов киләчәктә юлларны, сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәлне төзекләндерү кебек социаль мөһим эшләр көтүен әйтте.

«Таллы Бүләк» хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин урып-җыюның барышы белән таныштырды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хадиуллин кыскача социаль-икътисадый эшчәнлеккә анализ ясап, соңгы елларда Азнакайда уңай якка зур үзгәрешләр булуын, бик күп социаль объектлар калкуын билгеләп узды.

Эчке эшләр бүлеге вәкиле Илнур Сәрвәров социаль мошенниклар хакында кисәтеп, авыл халкын алдарлардан сак булырга чакырды.

Карамалылар өчен «Таллы Бүләк» хуҗалыгы күңелле бүләк тә әзерләгән иде: Казан аграр университеты студентлары «Ялкынсыз яна йөрәк» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛОВА

Фото: http://vlavajir.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев