Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә «Татарстан Геройлары» «Все СВОИ» марафонын күрсәтәчәк

Иртәгә, 17 октябрь көнне, «Все СВОИ» патриотик акциясенең трансляциясен https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында карап булачак. Ул сәгать 10:00да башланачак.

Марафонда Татарстан Хәрби комиссариатының контракты буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин, Казанда сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашачак.

 

12 сәгатьлек марафон махсус операциядә катнашучыларны берләштерәчәк. Анда шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм туганнары, Татарстанның атказанган артисткасы Марина Карпова, политолог һәм Россия разведчигы Андрей Безруков, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, социаль яклау, хәйрия оешмалары, сәламәтлек саклау вәкилләре һәм башкалар катнаша.

Марафонга республика телеканаллары, радиостанцияләр кушылачак, трансляция социаль челтәрләрдә дә уза. Туры эфирда контракт хезмәте турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавап алу мөмкинлеге була.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында, heroes-tatarstan.ru/ сайтында карарга мөмкин.

Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Искәртик, Татарстанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 номеры буенча колл-үзәк эшли, анда үзләре теләп махсус хәрби операциягә барырга теләүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев