Язын территорияләрне җыештыру, өмәләр уздыру районыбызда матур традициягә әверелде.
Авылларда бәйрәм көннәрендә зиратларда да өмәләр уза.
“Зират – ул изге урын, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбызның мәңгелек йорты. Ел саен авылдашлар белән җыелып анда өмә уздырабыз. Быел да корыган агачлардан,үләннәрдән чистартып чыктык”, – ди Ирекле авылы мәдәният йорты директоры Зөлфия Сабурова.
Нет комментариев