Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү бистәсе мәктәбе волонтерларын Мәскәүдә дә беләләр

Мәскәүдә «Игелек каникулларга китми» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау чарасы булды.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия укучылар хәрәкәте тарафыннан үткәрелгән әлеге чарада илебезнең төрле төбәкләрендә эшчәнлек алып баручы волонтерлык отрядлары катнашты.

Алар арасында Җиңү бистәсе мәктәбенең «Ачык йөрәкләр» отряды активистлары Айбулат Әскәров һәм Айнур Алтынбаев, отряд кураторы Лаура Погосян, мәктәп директоры Луиза Ермакова да бар иде. Райондашларыбыз үзләренең нинди игелекле гамәлләр башкаруларын күрсәтеп кенә калмыйча, һәркемне мондый волонтерлык эшенә рухландырдылар.

Йомгаклау чарасында волонтерлар иң уңышлы проектлар һәм алдынгы тәҗрибәләр турында фикер алыштылар, конкурска үз бәяләрен бирделәр һәм киләсе елга планнары белән уртаклаштылар.

Җиңү бистәсе мәктәбе делегациясе шулай ук  #МЫВМЕСТЕ-2022 Халыкара форумында да катнашты. Аның кысаларында алар волонтерлык өлкәсендә әйдәп баручы спикерлардан лекцияләр тыңладылар. Форумда шулай ук агымдагы ел эшенә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев