Әгерҗедә – көзге могҗиза
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗедә – көзге могҗиза

Иген-кырларда, бакчаларда уңышны җыеп алгач, бердәмлектә яшәгән Әгерҗе авылы халкы көзге бәйрәмнәрне башлап җибәрде.

Өлкәннәр көне, Әбиләр чуагы бик күңелле үтеп, әле дә хәтерләрдә яңарып ала. Бу араларда авылдашлар янә берсенә – “Могҗизалар кыры” шоу-тамашага җыелды.

Китапханәче Дәрия Кәримова, мәдәният йорты директоры Гөлнара Габдрәкыйпова әзерләгән берсеннән-берсе кызыклы башваткычларны чишеп, өлкәннәр, яшьләр, үсмерләр зирәклек-зиһенлектә көч сынашты.

“Могҗизалар кыры” рекламага да, җыр-биюләргә дә бай булды. Авылда бер генә бәйрәм дә чәй табынсыз узмый. Уңган хуҗабикәләр Дәрия, Әнфисә, Әлфия ханымнарның коймак-пироглары белән барысы бергә тәмләп чәй эчте.

Өч тур җиңүчеләренә супер-уен финалисты Маргарита ханымга биләмә башлыгы Назыйф Хәсәновның призлары тапшырылды.


Нет комментариев