Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сирена яңгыраган вакытта нишләргә кирәклеге турында искәртте.
Татарстан халкына сирена тавышы яңгыраганда эш итү кагыйдаларын аңлаттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсеннән белдерүләренә караганда, «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» сигналы мөһим мәгълүматка игътибар итү өчен ясалган. Бу сигнал сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телерадиотапшырулар яки башка белдерү чаралары аша җиткерелергә мөмкин.
Сирена яңгыраганда, тавыш көчәйткечләр аша хәбәр ителүен көтү кирәк булса, телевизор яки радионы кабыза аласыз. Анда халыкка килеп туган ситуация, куркынычсызлык чаралары һәм гамәлләр тәртибе турында мәгълүмат биреләчәк. Хәбәр берничә мәртәбә кабатланырга мөмкин.
Моннан тыш, смартфонга Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасыннан хәбәр килгәнме, юкмы икәнен тикшерегез, шулай ук «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасының хәбәрләрен да карагыз.
Бирелгән инструкцияләргә нигезләнеп эш итәргә, алар турында якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга хәбәр итәргә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев