Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләүче пенсионерларга пенсия дә, хезмәт хакы да тулысынча түләнә

"Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыятендә 20-24 сентябрьләрдә "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. - Татарстанда бер миллион 115 мең 885 пенсионер исәпләнә, шулардан 253 мең 285 кеше хезмәтен дәвам итә. Эшләүче пенсионерларга Россия законы нигезендә, пенсиясе дә, хезмәт хакы да тулы күләмендә түләнә, - диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль...

"Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыятендә 20-24 сентябрьләрдә "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк.

- Татарстанда бер миллион 115 мең 885 пенсионер исәпләнә, шулардан 253 мең 285 кеше хезмәтен дәвам итә. Эшләүче пенсионерларга Россия законы нигезендә, пенсиясе дә, хезмәт хакы да тулы күләмендә түләнә, - диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

"Актив озын гомер" күргәзмәсе кысаларында "Казан ярминкәсе"ндә (Оренбург тракты, 8) ваканцияләр ярминкәсе дә оештырыла. Пенсионерларга 15 мең эш урыны тәкъдим ителәчәк.
- Күргәзмәдә районнар да катнаша. Өлкәннәр интернатларында тәрбияләнүчеләр ясаган әйберләр белән танышырга мөмкин булачак. Өлкән яшьтәге үзешчән артистлар концерт куячак. Бу 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларның берсе, - диде Эльмира Зарипова.

"Казан ярминкәсе" генераль директоры урынбасары Татьяна Ильина таныштырганча, "Актив озын гомер" күргәзмәсе 20-23 сентябрьләрдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә 24 сентябрьдә 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Күргәзмәгә керү түләүсез.

- Белгечләр өлкәннәр өчен сәламәтлек, бизәнү, йорт бизәү, спорт, бакчачылык буенча осталык дәресләре үткәрәчәк. "Сәламәтлек" зонасында бушлай медицина тикшеренүе узып булачак, табиблар киңәшләр бирәчәк, - диде Татьяна Ильина.

"Россия пенсионерлар берлеге" җәмәгать оешмасының Татарстан буенча бүлеге рәисе Любовь Мишина республикада өлкән яшьтәгеләрне актив тормышка җәлеп итү максатында зур эшләр башкарылуына рәхмәт белдерде.

- "Актив озын гомер" күргәзмәсе үзе дә озын гомерле булып, ел саен үткәрелә башласын иде, - ди Любовь Мишина.


Дамир Бәдриев

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшләүче пенсионерларга пенсия дә, хезмәт хакы да тулысынча түләнә