Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Россия Хәрби –диңгез флоты көне Азнакайда күркәм традиция буенча быел да зурлап билгеләп үтелде.

Хәрби-диңгез  флоты көне – ул барлык буын  хәрби диңгезчеләргә  дан һәм тиешле хөрмәт.  Иң баштан  ветеран-моряк Әсгать Каһировның йорты алдында әләм күтәрделәр. Аннан соң тельняшкалы, бескозыркалы  диңгезчеләр  Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбыз хөрмәтенә куелган стела янына җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе  Айдар Шәмсетдинов диңгезчеләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән кайнар котлады, изге теләкләрен юллап,  Ватаныбыз сагына хезмәт куйган өчен  олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның теләкләренә запастагы подполковник Марсель Габдрахманов һәм башка җитәкчеләр дә кушылды.  Бәйрәм бүләкләре тапшыру – тантананың иң күңелле мизгелләре булды. Диңгезчеләр бакыйлыкка күчкән  хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар.   

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Фото/видео Марата Авзалова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев