Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Чубар Абдул авылында яшьләрчә бәйрәм үтте

Гаилә – ил терәге

Актив хәбәрчебез Зөлхәбирә апа Миңнегалиева олысын-кечесен сөендергән очрашу турында безгә бик матур итеп сөйләде. Бу авылдан чыккан талантларны түбәндәге видеозязмадан да күрә аласыз.

Чубар-Абдул авылының Яшьләр урамында ике күрше иҗади гаилә Миңнеханов Рәмзис, Рәзинә һәм Ямалиева Зөлфия, Шакиров Римнәр тырышлыгы белән зур күләмле бәйрәм үткәрелде. Искиткеч күңелле булды. Кызлары Миңнеханова Гөлчәчәк матур шигъри юллар белән бәйрәмне ачып җибәрде. 

Үзебезнең мәктәп укучысы, моңлы сандугачыбыз Салават матур җыры белән нур өстәде. Афәрин үзебезнең урам егетенә! Миңнеханов, Ямалиевлар гаиләсенең Казанда яшәп иҗат итүче балалары, җырчы Рәсим белән тормыш иптәше, скрипкачы, баскан урынында ут уйната торган Рената безнең күңелләргә хуш килде! Энесе Рәсим, әнисе Рәзинә белән шундый матур итеп җырладылар. Җырчы Ямалиев Илмир, хатыны Айгөл – үзе җырлый, үзе бии, бөтерчек кебек, гел үзенә тартып тора. Ямалиевларның кызлары артисткабыз Ләйсән Фаизова да бик күп җырлар башкарды. Барысын санап та бетерерлек түгел! Шундый матурлар, сокланып туймаслык!

Шуларга шатланып, мул табыннар артында сөйләшеп кичкә кадәр утырдык. Урамнарга таралган чәчәк исләре, бәйрәм рухы барыбызны да берләштерде. 

Болардан гөл аерыласы килмәде. Рәхмәтләр әйтеп, матур хатирәләр алып, кайтып киттек. Без бик канәгать калдык. Килмәгәннәр үкенерлек булды. Афәрин, шундый очрашулар булып торсын, талантлы якташларыбызга иксез-чиксез рәхмәт, гаилә иминлеге, яңа иҗади уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса