Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өченче бала табучыларга ипотека бурычын киметергә җыеналар

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза. Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә бала...

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә.


Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза.

Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә бала туа икән, бу ил өчен берни түгел, халык саны артсын өчен ким дигәндә өч бала туу кирәк. Хәзер өченче һәм аннан да күбрәк бала табучыларга стимул бирү зарур. "Бу хакта фикер алышабыз", - дигән ул.

Искәртеп үтик, бала туган очракта ипотека күләмен киметү тәкъдиме Дәүләт Думасында эксперт дәрәҗәсендә фикер алышынган иде.

Михаил Мень сүзләренчә, агымдагы елда Россиядә ипотека кредиты алучылар саны 1,4 тапкыр арткан. Вакытын уздырып түләү 3 процент тәшкил итә, кулланучылар кредиты буенча бу күрсәткеч түбәнрәк.

Төбәкләрдә үз ташламалы ипотека программалары гамәлгә куела. Шулай итеп, Волгоградта кайбер категория заемщиклары еллык ставка 6,5 процент белән ипотека ала, Калининградта - 8 процент.

Сахалинда хәзер беренче бала туган очракта ипотека буенча ставканы 3,5 процентка кадәр киметү һәм икенче бала тугач, ставканы бетерү мөмкинлеге карала. Мондый тәкъдим буенча да фикер алышырга була, дип белдерә Михаил Мень.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өченче бала табучыларга ипотека бурычын киметергә җыеналар