Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Кичке эшләр тәмамлангач, әни кыңгыраулы саратский гармонында уйнап, әти тальян тартып, безне җырлаталар, биетәләр иде. Һәр кич өйдә аларга концерт куя идек. Шулай итеп, бишебез дә җырга-моңга гашыйк булып, музыка коралларында уйнарга өйрәнеп, хезмәтне яратып үстек. Югары уку йортларын тәмамлап, зур тормыш һәм хезмәт юлыннан, үзебез сайлаган парлар белән, матур...

Кичке эшләр тәмамлангач, әни кыңгыраулы саратский гармонында уйнап, әти тальян тартып, безне җырлаталар, биетәләр иде. Һәр кич өйдә аларга концерт куя идек. Шулай итеп, бишебез дә җырга-моңга гашыйк булып, музыка коралларында уйнарга өйрәнеп, хезмәтне яратып үстек. Югары уку йортларын тәмамлап, зур тормыш һәм хезмәт юлыннан, үзебез сайлаган парлар белән, матур гаиләләр корып яшибез, эшлибез. Әти-әниебезнең 14 оныгы һәм 24 оныкчыгы булды инде. Үзебез кебек оныклар-оныкчыклар да аралашып яшәсеннәр дип күптән түгел Чалпы авылында яшәүче Гөлнур апабыз барыбызны да үзенә җыйды. Өйгә генә сыймабыз дип, табынны ишек алдына ясадык. Балалар, оныклар ишегалдын тутырып йөрделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, аралаштылар. Безнең максат та нәкъ менә шуңа ирешү иде. Бәйрәмебез бик күңелле килеп чыкты. Киләчәктә дә буыннар чылбыры өзелмәсен!

Гөлфия Ибрагимова, Чалпы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буыннар чылбыры өзелмәсен