Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнаның шимбә көнне шәһәрдә “Шифа” мәйданында һәм Актүбә бистәсендә базар каршында көзге ярминкә оештырыла

Көз - ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан. Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы...

Көз - ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан.

Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы тутырмалар, майлар, яшелчә, җиләк-җимеш, балның да ниндие кирәк: карабодайныкы, чәчәкнеке, юкә балы... Кул осталары иҗат иткән эшләнмәләр завыклыгы белән сокландырды.

Бу ярминкәдә 50дән артык фермерлык хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, һәвәскәр бакчачылар үз продукцияләрен тәкъдим итте.

Бездә ярминкәләр гадәттә җыр-бию, концертлар белән уза. Бу юлы да сәхнә йолдызлары рәхәтләнеп ял иттерде, бәйгеләр дә оештырылды.

Сүз уңаеннан, бу атнаның көзге ярминкәсе дә шимбә көнне шәһәрдә "Шифа" мәйданында, Актүбә бистәсендә базар каршында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу атнаның шимбә көнне шәһәрдә “Шифа” мәйданында һәм Актүбә бистәсендә базар каршында көзге ярминкә...