Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис килде

Чәршәмбе көнне, ягъни 21 сентябрьдә, Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов килде. Алар республикабызда тормышка ашырыла торган парклар һәм скверлар, су саклагыч зоналар программаларының үтәлеше белән...

Чәршәмбе көнне, ягъни 21 сентябрьдә, Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов килде.

Алар республикабызда тормышка ашырыла торган парклар һәм скверлар, су саклагыч зоналар программаларының үтәлеше белән таныштылар. Дәрәҗәле кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов озата йөрде.

- Ташландык урында халыкка шундый матур ял итү, бер-берсе белән аралашу мәйданы булдыру бик яхшы. Аеруча Гаилә һәйкәле таң калдырды. Россиянең бик күп төбәкләрендә, чит илләрдә йөргәнем бар, әмма мондый үзенчәлекле һәйкәлне очратканым булмады. Безнең бурыч - Татарстандагы әлеге уңай тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә тарату, - диде Андрей Чибис Гаилә, Җиңү парклары, Кара Елга буе һәм төбәкне өйрәнү музеенда алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Бу көнне ул Түбән Кама, Мөслим, Теләче, Арча районнарында һәм Казанда да шундый ук табигать почмаклары белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайга Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торакк...