Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең сораштыру. Ришвәткә үзебез юл куябыз

Бүгенге тормышыбызның иң актуаль темасыдыр бу, мөгаен. Ришвәтчелек белән илдә киң көрәш барса да, әле бер төбәктә, әле икенчесендә зур күләмдә ришвәт алу, бирү очраклары турында ишетеп, укып торабыз. Райондашларыбыз бу нисбәттән ни уйлый? Ришвәтчелекнең тамырына чабып, аны җиңеп була дип саныйлармы? Әнә шул сорау белән кызыксынып шәһәребез урамнарына чыктык....

Бүгенге тормышыбызның иң актуаль темасыдыр бу, мөгаен. Ришвәтчелек белән илдә киң көрәш барса да, әле бер төбәктә, әле икенчесендә зур күләмдә ришвәт алу, бирү очраклары турында ишетеп, укып торабыз. Райондашларыбыз бу нисбәттән ни уйлый? Ришвәтчелекнең тамырына чабып, аны җиңеп була дип саныйлармы? Әнә шул сорау белән кызыксынып шәһәребез урамнарына чыктык.

Фоат Шәмсиев, пенсионер:

-Үз гомеремдә берәүгә дә ришвәт биргәнем юк. Гади эшче булдым, түрәләргә ялынып-ялварып барырга туры килмәде. Үз дигәнеңә ирешү өчен кемнедер баету - ул шәхесеңне түбәнсетү, намусыңа каршы бару, минемчә. Җәмгыять алдында да, Ходай алдында да мондый гөнаһым юк, шөкер. Бирсәң, алалардыр инде ул, оятсызлар җитәрлек, алар бетмәс тә. Үзебезгә бирмәскә, бу гадәткә өйрәтмәскә кирәк.

Гөлфирә Солтанова, сатучы:

-Гомереңне саклап калган табибларга бер кап шоколад, үзең пешергән чәк-чәк алып бару ришвәткә кермидер дип уйлыйм. Ә инде үзеңә ышанып тапшырылган начальник урыныннан файдаланып, закон буенча тиешлене дә ришвәт таләп итеп башкару - монсы инде бернинди калыпка сыймаган оятсызлык. Әнә бит, илкүләм даирәдәге чиновникларның зур суммаларда акчалар үзләштерүе, ришвәт алулары хакында ишетеп торабыз. Аларга карата кискен чаралар күрергә, җәмгыятьне уйландырырлык иткән катгый җәзалар бирергә кирәк. Әнә шулай булганда гына ришвәтчелекнең тамырын корытып булыр. Дәүләт Думасына яңа сайланган депутатларның төпле, эшли торган законнар чыгаруын көтәбез.

Фото: http://1pnz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең сораштыру. Ришвәткә үзебез юл куябыз