Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баш казыйдан кайбер сорауларга җаваплар

Динебез һәм шәригать буенча һәрбер мөселманда күп төрле сораулар туа, төрле җирдә, төрле кеше төрлечә аӊлата, үз фикерен белгертә. Әмма бу мәсьәләдә без барыннан да элек Китап сүзләренә, Мөһәммәт пәйгамбәребезнеӊ (с.г.в.) сөннәтенә һәм казыйларыбыз хөкемә таянырга тиешбез. Габдулхак Саматов (1930-2009) Татарстанда ислам динен, татар халкы традцияләрен дәвам итүгә, торгызуга зур...

Динебез һәм шәригать буенча һәрбер мөселманда күп төрле сораулар туа, төрле җирдә, төрле кеше төрлечә аӊлата, үз фикерен белгертә. Әмма бу мәсьәләдә без барыннан да элек Китап сүзләренә, Мөһәммәт пәйгамбәребезнеӊ (с.г.в.) сөннәтенә һәм казыйларыбыз хөкемә таянырга тиешбез.
Габдулхак Саматов (1930-2009) Татарстанда ислам динен, татар халкы традцияләрен дәвам итүгә, торгызуга зур көч керткән шәхес. Ул Мәрҗәни мәчете баш имамы һәм Татарстанныӊ Баш казые буларак динебезне төрле ят юнәлешләрдән арындырып, Хәнәфи мәзһәбе юлыннан алып баруда армый-талмый эшләде.

ДИН ҺӘМ ФӘН ИГЕЗӘКЛӘР КЕБЕК
Ислам һәм фән. Исламда фәннең урыны нинди? Фәлсәфәдә дин - ул дөньяга карашның бер формасы дип аңлатыла. Сез моның белән килешәсезме?
Дин белән фән икесе игезәкләр кебек. Дин фәнне тыймый. Фән белән Аллаһы Тәгаләнең кадир-кодрәт иясе булуын тану җиңел. Чөнки Коръәни Кәримдә фәнни аятьләр бик күп. Шулардай карап, гыйбрәт алмыйсызмы? - дип әйтә Аллаһы Тәгалә. Тик фәнгә бирелеп, динеңнән чыкма гына. Дин фәннән алдан йөрергә тиеш.
КОРЪӘННЕҢ ҺӘР АЯТЕҢДӘ СЕР БАР
Коръәннең кайсыдыр сүрәләренең, гарәп хәрефләренең кайберсенең мәгънәсенә төшенсәң, галәм серен ача алырсың, дип ишеткәнебез бар. Ул дөресме?
Коръәннең кайсы гына аятьләреннән дә, дөрес аңлап файдалана белсәң, галәм серләренә төшенергә була. Иң мөһиме - туры фикерле булу. Һәр аятьтә диярлек серләр тулып ята. "Дәверләр үткән саен әле Коръәннең тирән серләренә төшенерсез", - дигән аять тә бар.
ГЫЙЛЕМ ТИРӘНӘЙГӘН САЕН ДИН ТУРЫҢДА КАТЛАУЛЫРАК КИТАПЛАР ӨЙРӘНЕЛӘ
Бер йоланы, мәсәлән, төрле җирдә берничә төрле аңлаталар. Нинди дини китапларда дөрес мәгълүмат бирелгән?
Кешенең дин белән аралашуына карап бит бу. Башлангыч белем алучыга чыганак: "Гыйбадәте Исламия" - үзеңә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне күрсәткән, хәрамне тыйган китап ул. Гыйлеме тирәнәйгән саен шәригать хөкемнәренә муафыйк китапларны өйрәнә - "Җәвамигуль-кәлим" китабын, Коръән тәфсирләрен.
ИСЛАМДА БӘХЕТ
Исламда бәхет ничек аңлатыла?
Иң зур бәхет ышануда: Иман һәм Исламда.
"ИМАН" КАЙЧАН, КАЙДА УКЫЛА?
"Иман" кәлимәсен һәрвакытта да, кайда да укырга, әйтергә ярый һәм тиешле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баш казыйдан кайбер сорауларга җаваплар