Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларны сөендерделәр

Азнакайның 12, 6 ТОС лары балаларга бәйрәм ясады.

Шәһәребезнең 12 нче һәм 6 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре Гөлфия Абдуллина һәм Рәсимә Рәхмәтуллина үз территорияләрендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның әти-әниләрен Ишкәев исемендәге ял паркына игелек бәйрәменә җыйдылар. Төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган бик күңелле очрашу булды ул.

Бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләрне дә шушы төбәктә яшәүче Сания Сәлимова үз куллары белән иҗат иткән. Базар сәүдәгәрләре дә игелек гамәленнән читтә калмаган.

Әнә шулай ТОС җитәкчеләре һәм иҗтимагый активистлар физик мөмкинлекләре чиклеләрнең яшәешенә бизәк өстәп, аларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев