Балаларга ничә яшьтән гөмбә ашарга ярый?
Табиблар аңлатуынча, гөмбә хитин һәм целлюлозадан тора. Белгәнебезчә, целлюлоза - кәгазь, ә хитин - таштай калын матдә, гөмбәнең калган составы - су. Шуңа да гөмбәне эшкәртү өчен ашказанына шактый «тырышырга» туры килә, нәтиҗәдә, эчәкләр ялкынсынырга, ашкайнату согы артык күп бүленеп чыгарга мөмкин. Болардан чыгып, гөмбәне организм өчен бик үк файдалы...
Табиблар аңлатуынча, гөмбә хитин һәм целлюлозадан тора. Белгәнебезчә, целлюлоза - кәгазь, ә хитин - таштай калын матдә, гөмбәнең калган составы - су. Шуңа да гөмбәне эшкәртү өчен ашказанына шактый «тырышырга» туры килә, нәтиҗәдә, эчәкләр ялкынсынырга, ашкайнату согы артык күп бүленеп чыгарга мөмкин. Болардан чыгып, гөмбәне организм өчен бик үк файдалы дип булмый. Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашамаска киңәш итә, сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да артык гөмбә кулланмаса яхшырак. Агуланган очракта, активлашкан күмер (активированный уголь) эчәргә, клизма ярдәмендә эчәкләрне чистартырга, ашказанын юдыртырга, күбрәк су эчәргә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев