Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачак бәйрәме җаннарны сафландырды

Бу дөньяда балалардан да кадерлерәк, газизрәк кем бар? Алар - безнең яшәү мәгънәбез, тормышыбыз яме. Балаларны Халыкара яклау көнендә дә, аннан алда да районда һәм шәһәребездә шактый чаралар оештырылды. Балалар бакчаларында сабыйлар белән мавыктыргыч уеннар, очрашулар үтсә, мәктәп укучылары спорт ярышларында, кызыклы уен-бәйгеләрдә күңел ачты. Ә инде 1 июнь -...

Бу дөньяда балалардан да кадерлерәк, газизрәк кем бар? Алар - безнең яшәү мәгънәбез, тормышыбыз яме. Балаларны Халыкара яклау көнендә дә, аннан алда да районда һәм шәһәребездә шактый чаралар оештырылды. Балалар бакчаларында сабыйлар белән мавыктыргыч уеннар, очрашулар үтсә, мәктәп укучылары спорт ярышларында, кызыклы уен-бәйгеләрдә күңел ачты. Ә инде 1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көнендә Татарстан мәйданында "Без барыбыз да кояш балалары" исеме астында үкән бәйрәмгә олысы -кечесе җыелды. Тапкырлык, җитезлек, осталык бәйгеләре сабыйларның шат авазыннан гөрләп торды. Аннары бәйрәм "Шифа" сәүдә үзәге каршына күчте. Анда «Азнакай сандугачы» конкурсына йомгак ясалды.

Күңелле чаралар кичкә дә калган иде: Татарстан мәйданына бу юлы өлкәннәр, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә җыелды. Шәфкатьлелек концертында тупланган акча мохтаҗлык кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларыбыз мәнфәгатьләренә, аларга ярдәм итүгә тотылачак. Район җитәкчелеге, мәдәният, мәгариф, спорт һәм яшьләр бүлекләре хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган бу чаралар азнакайлыларның күңеленә хуш килеп, һәммәсе күңелләрне тагын да сафландырган бу кояшлы бәйрәмнән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балачак бәйрәме җаннарны сафландырды