Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча халыкның тәкъдим-фикерләрен көтәбез

Яңа елны каршыларга да санаулы вакыт кына калып бара. Аңа әзерлекне башлап җибәрү буенча Азнакай районы җитәкчелеге хезмәт коллективлары алдына конкрет бурычлар куйды. Сүз дә юк, торган җиребезне матурлап, бәйрәм рухы ясап, без иң беренче чиратта балаларны куандырабыз. 2017 елның илебездә Экология елы буларак игълан ителүе хакында да онытмыйк. Кар...

Яңа елны каршыларга да санаулы вакыт кына калып бара.

Аңа әзерлекне башлап җибәрү буенча Азнакай районы җитәкчелеге хезмәт коллективлары алдына конкрет бурычлар куйды. Сүз дә юк, торган җиребезне матурлап, бәйрәм рухы ясап, без иң беренче чиратта балаларны куандырабыз. 2017 елның илебездә Экология елы буларак игълан ителүе хакында да онытмыйк.

Кар сыннарында табигатькә мәдхияне, Кызыл китапка кертелгән җанвар-хайваннарны чагылдырып, җәмәгатьчелекне экология проблемаларына юнәлтү урынлы булыр.

Ишегалларын, парклар, чыршылар куелачак төп мәйданнарны бизәүдә халыкның да тәкъдим-фикерләрен җиткерүе сорала, аларны aznakay2017@mail.ru адресына юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча халыкның тәкъдимфикерләрен көтәбез