12 апрельдә Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә Бөтендөнья авиация һәм космос көненә багышланган “Галәм матурлыгы” дигән чара узды.
Бу тема балалар өчен кызыклы. Алар беренче космонавт, Кояш системасы төзелеше, йолдызлар турында кызыксынып тыңладылар, планеталар турында сораулар бирделәр.
Алган белемнәрен беркетеп һәм фантазияләрен эшкә җигеп, космос темасына рәсемнәр һәм төрле әйберләр ясадылар.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Нет комментариев