Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

746 азнакайлы транспорт салымына ташламадан кулланган

Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2020 ел өчен салым хатлары җибәрү төгәлләнде.

Республикада яшәүчеләргә 2 миллион 157 мең салым хәбәрнамәсе җибәрелгән.

Транспорт чаралары теркәлгән физик затлар транспорт салымын түләүчеләр булып торалар. Бүген аның күләмен салым хезмәте  сайты аша белеп була. Моның өчен “Физик затлар өчен транспорт салымы калькуляторы” дигән бүлеккә керергә һәм тиешле мәгълүматны язарга кирәк.

Федераль һәм төбәк кануннары нигезендә транспорт салымына ташламалар да каралган.

РФ Салым кодексы нигезендә инвалидлар файдалану өчен махсус җиһазландырылган яисә социаль яклау аша алынган җиңел автомобильләргә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең махсус техникасына, 5 ат көченә кадәр двигательле көймәләргә транспорт салымы салынмый.

Моннан тыш, эзләнүдә булган транспорт чарасы хуҗасына да, машинасы кире кайтарылган айга кадәр, салым салынмый. Ягъни, әгәр эзләү туктатылган, ә машинаны тапмаганнар икән, салым килмәячәк.

 «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы кануны нигезендә, үз милкендә двигателе 100 ат көченә кадәр булган автомобильләргә ия булган I һәм II төркем инвалидларга һәм аерым категория гражданнарга салым ташламалары каралган. Шул ук вакытта транспорт салымына ташлама Быел республикада транспорт салымы буенча ташламалардан 40 меңнән артык кеше файдаланган.

Азнакай районында әлеге ташламадан 746 кеше файдаланган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 ел өчен милек салымнарын 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев