Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга ашарга пешергәндә киңәшләр

Камыр пешеп җитмәдеме? Димәк, духовка яхшылап җылынмаган. Духовка әзер булсын өчен газ плитәсен 10 минут, электр плитәсен 25 алдан җылыта башларга кирәк. Фольгага рәхмәт Безнең хәзер капчыклап әйбер алган юк, шулай да кайчак бер килограмм он яки ярма да бозылырга мөмкин. Ярмалар, он, коры сөт әйбәт саклансын өчен алар салынган...

Камыр пешеп җитмәдеме?
Димәк, духовка яхшылап җылынмаган. Духовка әзер булсын өчен газ плитәсен 10 минут, электр плитәсен 25 алдан җылыта башларга кирәк.

Фольгага рәхмәт
Безнең хәзер капчыклап әйбер алган юк, шулай да кайчак бер килограмм он яки ярма да бозылырга мөмкин. Ярмалар, он, коры сөт әйбәт саклансын өчен алар салынган савыт төбенә һәм өстенә фольгадан чия зурлыгындагы шарчык ясап куегыз.

Банан өчен "инкубатор"
Банын сатып алдыгыз, ә алар җитлекмәгән булганмы? Сез аларны алма белән бергә пакетка салып бәйләп куегыз. Алмалар бүлеп чыгарган этилен бананнарның өлгерү срогын тизләтә. Алар икенче көн үк тәмләнәчәк.

Иске он яхшырак
Он сатып алганчы, шуңа игътибар итегез. Яңа гына тарттырылган он камыр ризыклары пешерер өчен бик батмый. Иң әйбәте, әгәр он берәр айлап "эшсез" торса.

Тәмле вермишель
Тиз әзерләнә торган вермишельнең төсе сарырак булса, без "йомыркасы күп" дип сөенгән булабыз. Ә чыныда исә җитештерүчеләр буяучы матдәләрне арттырып җибәрә. Шуңа күрә иң файдалы токмач аксыл була.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларга ашарга пешергәндә киңәшләр